Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама халкы махсус хәрби операция зонасына 22,5 тонна гуманитар ярдәм җибәргән
Түбән Кама районыннан махсус хәрби операция зонасына 22,5 тонналы гуманитар ярдәм партиясе җибәргәннәр.
Йөк волонтерлар, эшмәкәрләр һәм Түбән Кама районының битараф булмаган кешеләренең уртак тырышлыгы белән формалаштырылган.

Гуманитар ярдәм составына УАЗ автомобиле, КАМАЗ тәгәрмәчләре, көнкүреш кирәк-яраклары һәм хезмәт бурычларын үтәү өчен кирәкле әйберләр һәм исемле посылкалар кергән.

Һәр чираттагы ярдәм партиясе халыкның бердәмлеген тагын бер кат дәлилли. Район халкы хәрби егетләребезгә ярдәм күрсәтүен дәвам итә.

Фото: ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз