Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама халкы махсус операция зонасына бензин генераторлары, шөреп боргычлар тапшырды
Түбән Кама районында яшәүчеләр солдатлар өчен бензин генераторлары, шөреп боргычлар һәм җылыткычлар тапшырды. Тиздән боларның барысын да бүтән гуманитар йөк белән алгы сызыкка озатачаклар. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Хәзер салкыннар башланды, егетләр алга бара, аларга җылы әйберләр, итекләр, балаклавалар, оекбашлар кирәк. Шулай ук төзелеш өчен кораллар да кирәк, чөнки алга хәрәкәт итәләр, блиндажлар үзгәрә. Урыннарыннан китеп, яңа блиндажлар ясыйлар. Шуңа күрә төзелеш материалларына ихтыяҗ зур», - дип искәртте «Гуманитарка. Татарстан» төркеме администраторы Татьяна Никифорова.
Гуманитар ярдәмне махсус киемнәр кибете тәкъдим итте. Бүген коралларны «Гуманитарка. Татарстан» төркеме волонтерларына тапшырдылар.
«Бүген илебез катлаулы чор кичерә, егетләребез алгы сызыкта безнең тынычлыкны саклый. Без бу вазгыятьне читләтеп үтә алмадык һәм «Гуманитарка. Татарстан» төркеме белән бергә уртак эш өчен кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәбез. Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт. Җиңү безнең якта булачак», - диде махсус киемнәр кибете офис-менеджеры Диана Вильданова.
«Безнең төркемгә ярдәм күрсәтүче шәһәр эшкуарларына зур рәхмәт әйтергә телибез. Егетләр даими рәвештә генератор, җылыткыч, шөреп боргыч һ.б. зур күләмле әйберләр сатып ала», - дип рәхмәт белдерде Татьяна Никифорова.
Волонтерлар, зур партия җыелганчы, гуманитар ярдәмне складта саклый. Соңыннан аны йөк автомобильләре белән алгы сызыкка озаталар.
- 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
- РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз