news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама халкы махсус операция хәрбиләре өчен үләннәр җыя

Кыш якынлашканда махсус операция зонасындагы хәрбиләр ярдәм һәм кайгыртуга аеруча мохтаҗ. 7нче кварталда яшәүчеләр хәрби хезмәткәрләргә өй җылысын җибәрү өчен шифалы үләннәр җыю акциясен башлаган, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Яклаучыларыбызга бөтнек, мелисса, сары мәтрүшкә, мәтрүшкә һәм башка хуш исле үсемлекләрдән ясалган чәй җибәреләчәк.

«Ярдәм иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, – ди 7нче квартал территориаль иҗтимагый үзидарәсе советы рәисе Галина Зюмова. - Кемдер әзер үләннәр алып килде, ә кемдер «Романтика» яшүсмерләр клубында яңа җыйган үләннәрне киптерергә булышты».

Фото: © Түбән Кама районының матбугат хезмәте

Тиздән хуш исле чәйне пакетларга тутырачаклар һәм алгы сызыкка җибәрәчәкләр. Чәйнең һәр йотымы хәрбиләргә туган йортларын, туганнарын һәм аларның әйләнеп кайтуын көткән кешеләрне искә төшерер. Акция дәвам итә – теләге булган һәркем кушыла ала.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә барлык хакимият органнарының төп бурычы – алгы сызыкта илебезнең суверенитетын яклаучы хәрбиләр өчен ышанычлы тыл булдыру.

news_right_1
news_right_2
news_bot