news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама халкы мәчеттә диспансеризация узган

Түбән Кама халкы мәчеттә диспансеризация узган
Фото: Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсенең матбугат хезмәте

Бүген Түбән Камада яшәүче 128 кеше Үзәк Җәмигъ мәчете территориясендә диспансеризация узган. Бу хакта Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар уңайлы шартлар булдырган: ир-атларга һәм хатын-кызларга аерым палаткалар, флюорография һәм маммография өчен мобиль комплекс куелган.

Тикшеренүләрдән соң пациентлар чәкчәк белән кайнар чәй эчкән, табиб консультациясе алган.

Киләсе күчмә диспансеризация мәчеттә киләсе җомгада була, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик, диспансеризация «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты буенча бушлай уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot