Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама халкы һәм оешмалары хәрбиләргә комплект сатып алу өчен 6 млн сум күчергән
Шәһәр халкы һәм оешмалары «Түбән Кама геройларына җылылык бүләк ит» акциясе кысаларында хәйрия счетына 6 млн 350 мең сум акча күчергән. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә мэр урынбасары Марина Камелина хәбәр итте. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ хәбәр итә.
Физик һәм юридик затлардан акча күчерү буенча барлыгы 180 операция ясалган. Суммалар төрле: 300 сумнан 150 мең сумга кадәр.
«Бу акциягә күп кеше кушылды. Нәтиҗәдә «Түбән Кама волонтерлык үзәге» оешмасы хисабында 6 млн 350 мең сум акча җыелды. Резерв фондыннан эчке кием сатып алуга 2 млн 52 мең сум акча бүлеп бирелде. Җыелган акчалар ярдәмендә без 700 индивидуаль комплект әзерли алдык», — дип хәбәр итте Марина Камелина.
Беренче булып наборларны 21 февральдә өйдә ялда булган хәрбиләр алды. Кирәк-ярак җыелмасын «Патриот» үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә тапшырдылар. Аларны тарату бу атнада да дәвам итәчәк, безгә хәбәр итүләренчә, сугышчылар отпускка кайта һәм аларга посылкаларны бирәсебез килә, дип сөйләде мэр урынбасары.
«Шулай ук хәзерге вакытта якташларыбыз исемлеген тулыландырабыз, якын арада «Россия Почтасы» аша аларга посылкалар җибәрәчәкбез. Бу карар хәрбинең гаиләсе белән бергә кабул ителә. «Без бергә» штабы волонтерлары аларга шалтыраталар, һәм шуннан соң гына посылканы нинди ысул белән тапшыру уңайлырак дигән карар кабул ителә», — дип өстәде Марина Камелина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз