news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама халкы БПЛА һөҗүме куркынычы турында кисәтүне домофоннар аша алган

Түбән Камада домофоннар аркылы хәбәр итү системасы эшли башлаган, яшеренү өчен подъезд ишекләре автомат рәвештә ачылган. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев хәбәр итте.

«Мөмкинлек булганда бина эчендә калыгыз», – дип өстәгән ул.

Искәртеп үтик, Татарстанда 7:25 сәгатьтән «Беспилотниклар куркынычы» режимы гамәлдә.

Казанда, Алабугада, Чаллы, Түбән Камада һәм Әлмәттә БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде. Халыкка иминлек чаралары күрергә һәм яшеренү урыннарына төшәргә кушалар.

Казан һәм Түбән Кама аэропортларында «Ковер» режимы игълан ителде. Росавиация хәбәр иткәнчә, бу чикләүләр очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot