Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама хакимияте «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә кушылды
Күп балалы, мохтаҗ гаиләләргә мәктәпкә җыенырга ярдәм итү акциясе Түбән Камада ел да үткәрелә. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе администрациядә узды. Бу хакта «Туган як» хәбәр итә.
«Эшлекле дүшәмбе» игелекле эшләрдән башланды. Шәһәр җитәкчеләре мәктәп дәфтәрләре, каләмнәр, рюкзак һәм башка кирәк-яракларны алып килгән. Әйберләрдән тыш, акциягә үз өлешеңне акчалата да кертергә була иде.
Акциядә шәһәр мэры Рамил Муллин да катнашты. Берничә минут эчендә 20 мең сумнан артык акча, 10 рюкзак һәм күп төрле канцелярия товарлары җыелды.
Волонтерлар җыелган әйберләрне «Балалар һәм яшьләр иҗат сарае» на алып китте. Анда инде кирәк-яраклар бүленеп, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә тапшырылачак.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә теләгән һәркем катнаша ала. Моны эшләү бик җиңел: мәктәп кирәк-яракларын теләсә кайсы мәгариф учреждениесенә кертергә мөмкин. Шулай ук шәһәр администрациясе бинасында 32 нче гимназия көче белән акча җыю өчен махсус куб урнаштырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз