Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама хакимияте икенче сыйныф укучысына карата шикаятьләрне шәрехләде
Түбән Кама укучыларының әти-әниләре 12нче мәктәптә укучы 2нче сыйныф укучысының үз-үзен тотышыннан курка. Социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә караганда, малай «барысын да суярга янаган, кайчы белән укучының муенын тырнаган».
Моннан тыш, социаль челтәрдәге мәкалә авторы сүзләренчә, бала даими рәвештә дәресләр алып барырга комачаулый, дәресләрдә сүгенә.
Шәһәр администрациясе шикаятьләрдән соң шунда ук чаралар күрде. Укучының тыелган әйберләрне уку йортына алып килүе ачыкланган. Барлык табылган предметларны Балигъ булмаганнар эшләре инспекторларына тапшырганнар, ә ата-анасына кичекмәстән хәбәр иткәннәр. Хәзер мәктәп психологы малай белән эш алып бара: аның эмоциональ халәтен өйрәнә һәм профилактик чаралар үткәрә.
«Материаллар балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә тапшырылды. Әлеге укучыга мәктәп хезмәткәрләре тарафыннан контроль көчәйтелгән», - дип өстәделәр администрациядә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз