Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама волонтеры Лисичанскида башкарган эшләре турында сөйләде
![Түбән Кама волонтеры Лисичанскида башкарган эшләре турында сөйләде](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2024/4/13/ff08776acbabfc7548a9f50f228f8f83.jpg)
«Яшь гвардия» төбәк штабы әгъзалары тыныч халыкка кайнар ризык һәм эчәргә яраклы чиста су белән ярдәм күрсәтә. Волонтерлар арасында Түбән Камадан Рөстәм Сәлахетдинов та бар иде. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ хәбәр итә.
«Милли баш киемебез — түбәтәйне махсус алып бардым. Барысы да минем татар икәнемне күрсеннәр. Лисичанскида булганда, «Татар» дигән «позывной» белән йөрдем», — дип искә ала Рөстәм.
Анда ул чиста су ташыган, кайнар ризык тараткан һәм җирле малайларның күңелен күргән. Сүз уңаеннан, аның Лисичанскида волонтерлык эшенең төп юнәлеше нәкъ менә балалар белән эшләү була да инде. Анда ул Татарстан Республикасының «Яшь гвардия» штабындагы башка балалары белән бергә барган. Төп миссия — фронт сызыгыннан ерак түгел яшәүче җирле халыкка ярдәм итү. Рөстәм, анда булган көннәрне гомерем буе истә калдырачакмын, ди.
«Лисичанскига кадәрге һәм аннан соңгы Рөстәм — төрле кеше. Мин тормышны яңача аңлый башладым. Аның никадәр кадерле булуына төшендем. Монда ниндидер кыйммәтләргә игътибар да итмисең. Ә анда игътибар итә башлыйсың! Анда мохтаҗ кешеләрне дә күрергә туры килде. Безнең бөтен нәрсәбез дә бар, ә аларда күп әйбер юк. Хәтта интернетның да никадәр кадерле булуын аңлыйсың», — ди егет.
Рөстәм ул командировкада барлык эшләрне чын йөрәктән башкара. «Җирле халыкның рәхмәтле күзләрен гомер буе истә тотачакмын», — ди ул. Әлбәттә, үз карамагында булган җирле балаларны да онытмаячак — ул алар белән аркан тарткан, шахмат һәм спорт уеннары уйнаган, өмәләргә чыккан.
«Без киткәч, алар безгә открыткалар, хатлар җибәрделәр. Хәзер дә элемтә саклыйбыз. Алар интернет булган күрше шәһәрләргә чыгып, безгә язалар», — дип билгеләп үтте Рөстәм Сәлахетдинов.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстан «Яшь гвардия» штабы, фронт сызыгыннан ерак булмаган урыннарда, яшьләрне даими рәвештә волонтерлык эшенә өйрәтә. Җирле халык моны югары бәяли. «Әгәр дә тагын мондый мөмкинлек булса, һич икеләнмичә, ярдәмем кирәк булган урынга кабат барачакмын», — ди Рөстәм.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз