Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама волонтерларының үз мәйданчыгы барлыкка килде
Түбән Кама волонтерларының үз мәйданчыгы барлыкка килде. «Добро.Центр» — актив һәм битараф булмаган шәһәр халкын берләштергән үзәк. Бу хакта «Туган як» сайты шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Добро.Центр» статусын алган Түбән Кама волонтерлык үзәге барлык яшьтәге һәм юнәлештәге волонтерларның очрашу һәм аралашу урыны гына түгел, ә шулай ук уку, тәҗрибә уртаклашу, яңа әһәмиятле иҗтимагый инициативалар эшләү һәм башка күп кенә яхшы эшләр өчен мәйданчык булачак.
Хәзер монда рәсми очрашулар һәм төрле чаралар уза. Шулай ук «Добро.Центр» да теләге булган һәркем укуда катнаша һәм грант ярдәме ала алачак.
Тантаналы ачылыш «Игелекле Татарстан» гимныннан һәм Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты идарәсе җитәкчеләренең сәламләү сүзеннән башланды. Шулай ук Түбән Кама муниципаль районында иреклелекне үстерү концепциясенең презентациясе булды һәм 2025 елга кадәр эш планы тәкъдим ителде.
«Добро.Центр» ның Түбән Камада ачылуына бик шатмын. Берничә ел дәвамында Түбән Кама волонтерлык үзәге югары дәрәҗәдә волонтерлыкны үстерә», — диде башкарма директор урынбасары, «Татарстан волонтерларының мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының территорияләр белән эшләү секторы җитәкчесе Гүзәл Ганиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз