Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама волонтерларының 3D-принтерлары барлыкка килде
Түбән Камада Химиклар проспектындагы 72б йортындагы гуманитар ярдәм җыю пунктында 3D-принтерлар барлыкка килде. Аларның берсен, үзенекен, волонтер Рафаэль Әминев тәкъдим итте. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.
Тагын өч принтерны оешма-меценатлар сатып алган. Хәзер волонтерлар принтерларда сбросниклар, хвостовиклар, накольниклар һәм башкаларны бастыра. Бу әйберләр фронтта бик кирәк, һәм волонтерлар сүзләренчә, бу детальләрнең һәркайсы, бер тапкыр гына булса да, солдатларның гомерләрен коткара.
Ә бастыру өзлексез булсын өчен пластик катушкалар кирәк. Теләүчеләр бу кирәкле материалларны сатып алуда ярдәм итә ала, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз