news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама волонтерлары яңа проект башлап җибәрде

Түбән Кама волонтерлары яңа проект башлап җибәрде
Фото Түбән Кама муниципаль районының матбугат хезмәтеннән

СИБУРның Түбән Кама предприятиесе волонтерлары «Алтын куллар, мәрхәмәтле йөрәкләр» дигән яңа проект башлап җибәрде. Ул «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында, X волонтерлык проекты конкурсында җиңүче булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алтын куллар, мәрхәмәтле йөрәкләр» проектының максаты — мохтаҗларга ярдәм итү өчен шәһәр остаханәләрен берләштерү, әйберләр бәйләү, аяк киеме өчен сумкалар тегү. Һәркем үз таланты һәм сәләте буенча ярдәм итә ала», — дип аңлатты «Түбән Кама Нефтехим» волонтеры Екатерина Сидорова.

Яңа проект кысаларында беренче очрашу 26 гыйнварда узды. Анда «Түбән Кама Нефтехим» волонтерлары һәм «Очрашу» клубы вәкилләре катнашты.

Нефтехимиклар өлкән яшьтәге кешеләр янына кунакка бәйләү өчен җыелма алып килде. «Очрашу» клубына йөрүчеләр бәйләү серләре белән уртаклашты. Мастер-класс җырлар белән алып барылды. Бәйләнгән оекбашлар, шарфлар, бияләйләр якын арада «Балкыш» социаль приютына һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбенә тапшырылачак.

«Алтын куллар, мәрхәмәтле йөрәкләр» проекты кысаларында, «Түбән Кама Нефтехим» волонтерлары шундый берничә акция уздырачак, аларда барлык битараф булмаган шәһәрлеләр дә катнаша ала. Өстәмә рәвештә чигү, тегү буенча мастер-класслар оештырылачак. Проектның иң актив катнашучылары истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк.

Моннан тыш, волонтерлар Түбән Каманың социаль учреждениеләрендә булачак һәм аларга әзер эшләнмәләр тапшырылачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100