news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама волонтерлары ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

«Гуманитарка. Татарстан» һәм «Крылья Ангела» волонтерлары һәм алгы сызыктан Түбән Камага ялга кайткан хәрбиләр очрашуы узды. Әңгәмә вакытында солдатлар үзләренең сугышчан көннәре турында сөйләделәр, ә волонтерлар көн саен фронт өчен гуманитар йөкләр әзерләүләре белән уртаклашты.

«Миңа күбрәк алгы сызыкта ошый, мин анда үземне судагы балык кебек уңайлы хис итәм. Шунда керәм – отпускка кадәр шунда», - ди Шустрый кушаматлы Илнар Гайфетдинов. Ул 2022 елның февраленнән махсус хәрби операция зонасында. Бу ялда Илнарны туганнары гына түгел, волонтерлар да – хәрбиләргә бөтен кирәк-яраклары белән ярдәм итүчеләр дә каршы алды.

«Гуманитарка Татарстан» төркеме администраторы Татьяна Никифорова җиңү - уртак эш, анда өйдәгеләрнең дә катнашуы мөһим, ди.

«Без барыбыз да Җиңүгә омтылабыз: хәрбиләр алгы сызыкта, ә без монда. Без аларга ярдәм итәргә тырышабыз, җиңүләр телибез. Тик бергә генә ул мөмкин. Егетләр безнең ярдәмне тоя, чөнки алар артында ышанычлы тыл икәнен беләләр», – диде ул.

Волонтерлар көн саен дарулар, азык-төлек, кием-салым, маскировка челтәрләре һәм башка кирәкле әйберләрне җыя һәм алгы сызыкка җибәрә. Солдатлар өчен бу ярдәм генә түгел, ә аларны көтү һәм хәтерләү билгесе.

«Тылга зур рәхмәт, алар ярдәм итәләр. Өйдә әзерләнгән ризыклар, йон оекбашлар килеп җиткәндә – бу күңелле. Тылдан килгән һәрнәрсә сөендерә. Сез булмасагыз, авыр булыр иде», - ди Илнар Гайфетдинов.

Әңгәмә барышында хәрбиләр фронт көннәре турындагы тарихлары белән уртаклашты, хезмәттәшләрен искә алдылар, иптәшләренең батырлыклары турында сөйләделәр. Катнашучылар арасында бүләкләнгән хәрби хезмәткәрләр дә бар иде.

Хәрбиләргә батырлыклары һәм кыюлыклары өчен рәхмәт белдерделәр.

Очрашу азагында хәрбиләр часть командованиесе исеменнән волонтерларга хезмәтләре һәм даими ярдәмнәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов еллык Юлламасында махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары өчен 17 татарстанлы «Россия Герое» исеменә лаек булды, кызганычка, аларның 8е - үлгәннән соң, дип сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 3285 татарстанлы үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot