Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама волонтерлары махсус хәрби операция ихтыяҗларына 52нче автомобильне тапшырды
Түбән Кама волонтерлары махсус хәрби операция ихтыяҗларына 52 нче автомобильне тапшырды. Кагыйдә буларак, автомобильләрне Түбән Кама һәм Түбән Кама районының битараф булмаган халкы бирә. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.
«Гуманитарка. Татарстан» төркеме волонтерлары беренче көннәрдән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә. Гуманитар йөк җыюдан тыш, беренче чиратта, волонтерлар фронт өчен кирәкле машиналарны төзәтә. Эшләр бушлай башкарыла.
Транспортны әзерлиләр, ә хәрби хезмәткәрләр, ялга кайткач, машинаны алып китәләр. Менә бүген дә хәрбигә чираттагы автомобильне тапшырдылар. «Лис» кушаматлы хәрби фронт өчен машинаны беренче тапкыр кабул итеп ала. Ир-ат мондый техникага алгы сызыкта һәрвакыт ихтыяҗ бар, ди.
«Хәрби бурычларны үтәү, сугышчан комплект, азык-төлек һәм шәхси состав китерү өчен. Машиналар нәкъ менә тулы приводлы кирәк. Һәм без битараф булмаган барлык кешеләргә дә бик рәхмәтле, алар безнең турыда онытмыйлар», — дип рәхмәт белдерде «Лис».
Волнтерлар ярдәм итәргә теләүчеләрнең барысына да мөрәҗәгать итә. Бәлки, кемнеңдер ишегалдында инде үзенә кирәк булмаган, иске машинасы торадыр. Аны «Ролис» үзәгенә тапшырырга мөмкин, анда осталар аны тәртипкә китерәчәк һәм хәрбиләргә тапшырачак.
Автомобильләрдән тыш «Гуманитарка. Татарстан» төркеме гуманитар йөк җыя — бу төзелеш материаллары, фронтка кирәкле инструментлар, азык-төлек продуктлары, медикаментлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз