news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама волонтерлары мәктәпләрдә «коры» душ ясау буенча мастер-класслар үткәрә

Түбән Каманың «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары 11 нче мәктәптә «коры» душ ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чарада 6 «А» сыйныф укучылары катнашты. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Хәзер «Игелекле йөрәкләр» («Добрые сердца») төркеме катнашучылары актив волонтерлык эшчәнлеге алып баралар, балалар өчен шундый мастер-класслар да үткәрәләр. 300дән артык чара үткәрелгән инде.

Укучыларны «коры» душ ясарга өйрәтәләр, исән калу беләзекләрен үрәләр, маскировка челтәрләре һәм окоп шәмнәре белән ярдәм итәләр. Иң кечкенәләр рәсемнәр ясый һәм безнең хәрбиләргә ярдәм сүзләре белән хатлар яза.

news_right_1
news_right_2
news_bot