Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама волонтерлары 30 мең квадрат метр маскировка челтәре үргән
Түбән Каманың «Покров-НК» төркеме волонтерлары бүгенге көнгә 30 мең квадрат метр маскировка челтәре үргән. Аның составында 40ка якын хатын-кыз, нигездә пенсионерлар. Алар көн саен, ялларсыз, фронтта кирәкле челтәрне үрә. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Волонтер Фәридә Нигъмәтҗанова сүзләренчә, вакыт узу белән волонтерларның күнекмәләре дә үсә һәм эш процессы тизләнә.
Моңа җирле оста ясаган станок та ярдәм итә. 40 кешелек төркемнең соңгы 500 берәмлек челтәрен әзерләүгә ярты елдан артык вакыт киткән.
«Мең ярым челтәр 3×6 үлчәм белән эшләнде. Әгәр аны квадрат метрларга күчерсәң, безнең егетләрне 30 мең квадрат метр челтәр яшерә, дип санадым. Бу бик күп. Әмма бу чынлыкта 30 меңнән дә артык, чөнки зур күләмнәргә заказ булгалады. Бу 6×4, 6×5, хәтта 6×8. Аларны, әлбәттә, 3×6 үлчәмгә караганда әзерләве, үрүе катлаулырак. Әмма егетләрнең заказы безнең өчен закон. Әгәр алар сорый икән, без эшлибез», — дип аңлатты Фәридә Нигъмәтҗанова.
Ятьмә өчен тукымаларны, хәрбиләр өчен әйберләрне хатын-кызлар үз акчаларына, шулай ук битараф булмаган шәһәр кешеләре биргән акчага сатып ала. Җәй көне цехта эшче куллар саны да кими. Шуңа да карамастан, үрү темплары элеккечә кала. Волонтерларның фронттан заказы зур, шуңа күрә аларга теләгән һәркем кушыла ала. Цех «База» креатив индустрия үзәгендә урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз