news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама вице-мэры «Каз өмәсе»ндә: Бәйрәмнәр мәдәни үзенчәлекләрне сакларга ярдәм итә

Түбән Кама вице-мэры «Каз өмәсе»ндә: Бәйрәмнәр мәдәни үзенчәлекләрне сакларга ярдәм итә
Фото: «Татар-информ», Милена Новикова

Түбән Каманың Колмакчы авылында узган «Каз өмәсе» этнофестивале тантанасы барышында Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина бу якларда төрле милләт вәкилләре яшәвен әйтеп үтте һәм фестивальнең киләчәге турында сөйләде.

«Каз өмәсе» этнофесты мәйданчыкларын карап чыгу белән шундый фикергә килдем – без, Түбән Кама халкы, искитмәле дәрәҗәдә бәхетлебез. Без күпмилләтле як һәм бер-беребезнең милли бәйрәмнәрен бергәләп билгелибез. Минем уйлавымча, менә монда бик күп балалар да катнаша һәм аларның да яныбызда булулары бик тә дөрес. Алар күреп үсә. Каз өмәсе, Май чабу, Нәүрүз кебек бәйрәмнәребез безгә мәдәни үзенчәлекләрне сакларга, аларны истә тотырга ярдәм итә. Түбән Кама – күпмилләтле төбәк, 70тән артык милләт вәкиле үзара дуслыкта һәм татулыкта яшәп көн күрә. Менә 4нче мәртәбә фестиваль үтә һәм аның киләчәге тагы да зуррак, дип исәплим», – диде ул.

Вице-мэр шулай ук мондый бәйрәмнәрнең авыл җирендә үткәрелүенең мөһимлеген билгеләде.

«Этнофестивалебезне бөтен чыганаклар аша да «Кунакчыл Колмакчы» дип атадык. Һәм бу юкка гына түгел, хак сүзләр. Хәзер менә сүзебезне кунакчыллык белән дәлиллибез. Адым саен чәй табыны, кунакчыл һәм ихлас йөзләр, якты күңелле авыл халкы. Бу авыл игътибарга бик тә лаеклы. Ә оештыру мәшәкатьләренә килгәндә, күмәкләшеп эшләгәч – авырлыгы һич кенә дә сизелми», – диде Түбән Кама китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Чара барышында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларының гаиләләренә казлар, күчтәнәчләр дә тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot