news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә яңа хирургия бүлеге ачылды

Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә 3нче яңа хирургия бүлеге ачылды,. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән http://nkamsk-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Бу бүлектә хирурглар кан тамырлары системасы патологияләре булган пациентларга ашыгыч һәм планлы операцияләр үткәрәчәк.

Бүлекне тәҗрибәле кан тамырлары хирургы Дамир Вәлиулин җитәкли, ул моңа кадәр Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә эшләгән.

«Ике ай без тест режимында эшләдек, корсак аортасы аневризмасы булган пациентларга ике катлаулы операция уздырдык, шулай ук төрле катлаулылыктагы берничә операция ясадык. Безнең бүлектә гибрид операцияләр башкарылачак, хәзерге вакытта бу — кан тамырлары системасы патологиясе булган пациентларны дәвалауда заманча алым. Без Түбән Кама, Түбән Кама районы, Зәй районы халкына, шулай ук ОМС полисы булган барлык пациентларга ярдәм күрсәтәчәкбез», — дип китерә бүлек мөдире сүзләрен хастаханә матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot