news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә яңа мәгълүмати продукт белән эшлиләр

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә яңа мәгълүмати продукт белән эшлиләр
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе Татарстан сәламәтлек саклау системасына яңа мәгълүмати продукт кертү өчен сынау мәйданчыгы булып тора. Тест версиясе «Татмис» дип атала, аны кабул итү-диагностика һәм 2нче хирургия бүлекләренең табиблары һәм шәфкать туташлары куллана. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Программа пациентның цифрлы дубликатын булдырырга мөмкинлек бирә һәм Татарстанның барлык дәвалау учреждениеләреннән мәгълүматны бердәм базага берләштерүгә юнәлдерелгән.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенә эш сәфәренә килде. Очрашуда сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре Алексей Огородников һәм Раушан Зарипов, Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина, Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев катнашты.

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең баш табибы Руслан Вәлиев кунакларга проектның презентациясен тәкъдим итте, шуннан соң делегация Ашыгыч медицина үзәгенә юл тотты. Монда кабул итү бүлеге хезмәткәрләре тест программасы ярдәмендә медицина документларын ничек тутыруларын күрсәтте.

Хезмәткәрләр билгеләп үткәнчә, яңа программада эшләве күпкә уңайлырак һәм тизрәк. Өстәвенә, табиблар яңа мәгълүмат продуктына үз тәкъдимнәрен дә кертә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot