Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама үзәк район хастаханәсе баш табибын кулга алдылар
Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә вазифаи вәкаләтләрне арттыру турындагы эш буенча кулга алу процедуралары узды. «Татар-информ»га билгеле булганча, Түбән Кама үзәк район хастаханәсе баш табибы Руслан Вәлиев һәм аффилирланган оешманың милектәш хуҗасы тоткарланган. Агентлык мәгълүматлары нигезендә, кичә аларны Казанга алып киткәннәр.
Моннан тыш, «Татар-информ» мәгълүматларына караганда, тикшерүнең ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш төп белгечләренең берсенә карата сораулары туган. Хәзерге вакытта кулга алынган затлар белән тикшерүчеләр эшли.
Кичә «Татар-информ» Түбән Кама үзәк район хастаханәсе бинасында хокук саклау органнары эшли, дип язды. Агентлыкка билгеле булганча, вазифаи вәкаләтләрне арттыру һәм иминлек таләпләренә җавап бирми торган эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү маддәләре буенча җинаять эше ачылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз