news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат язды

Түбән Каманың 8нче мәктәбе укучылары Россия хәрбиләренә рәхмәт белдерү өчен «Солдатка хат» акциясенә кушылды. Җиңү көне алдыннан алар җылы сүзләр һәм теләкләр белән тулы хатлар язды. Хатларны алгы сызыкка җибәрделәр инде.

«Һәр мәктәптә укучылар хат яза, ә мәктәпкәчә яшьтәге балалар рәсем ясый. Ел башыннан бирле 1 меңнән артык хат язылган. «Түбән Кама геройларына җылы бүләк итәбез» акциясе кысаларында һәр солдатка 23 февраль уңаеннан рәсем һәм хат җибәрделәр. Җыелмалар саны 1 меңгә якын иде», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына Түбән Кама районы матбугат хезмәтендә.

Балалар солдатларга теләктәшлек сүзләрен җиткерде.

«Мин синең исемеңне дә, фамилияңне дә белмим, әмма чын герой икәнеңне беләм. Хезмәтең бик кыендыр дип уйлыйм, әмма синең бик көчле һәм батыр икәнеңә ышанам. Без тынычлап уйный, үсә һәм яши алганыбыз өчен рәхмәт сиңа», - дип язган беренче сыйныф укучысы Данил Ефремов.

«Синең исемеңне белмәсәм дә, лаеклы, көчле, кыю һәм чын рус солдаты икәнеңне беләм. Кыю, батыр булганың, героик хәрби хезмәтең өчен сиңа рәхмәт әйтәм. Мин тынычлап йоклый, укый һәм киләчәк турында хыяллана алсын өчен син хәзер илебезне саклыйсың», - дип язган үзенең хатында Ралинә Хәйбуллина.

«Бу акция – буыннар элемтәсе символы, ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмавыбыз һәм бүген Ватаныбызны саклаучыларга теләктәшлек күрсәтүебезне искәртү», - дип белдерделәр район хакимиятендә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Түбән Камада махсус хәрби операция зонасына 2 тонна авырлыгындагы гуманитар йөк (шәхси посылкалар, азык-төлек, генераторлар һ.б.) озатулары хакында хәбәр иткән иде.

Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты

Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга -шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру - ирешкәнче дәвам итәчәк.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Фото: Татарстанның Түбән Кама районы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100