Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама укучылары махсус операция хәрбиләре өчен 300 комплект коры душ ясаган
Түбән Камада «Игелекле йөрәкләр» волонтерлар төркеме «Адымнар» мәктәбенең өченче сыйныф укучыларына коры душ ясау буенча мастер-класс үткәргән. Укучылар бер дәрес дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен 300гә якын комплект коры душ ясаган.
Волонтер Бәхтияр Вәлиуллин әйтүенчә, балалар эш тәртибен бик тиз отып алган. «Алар бик яхшы эшли, хәтта тартмаларга салып барырга өлгермим», - диде ул.
Мастер-класста 3И сыйныф укучылары катнашкан. «Коры душларны солдатлар юына алсын өчен эшлибез, аларның анда юынырга вакыты аз», – дип сөйләде укучы Данис Әхмәтов.
«Без әле солдатларга хатлар да язабыз. Шулай ук әти-әниләр белән бергә шәхси гигиена чаралары җыябыз», – диде аның сыйныфташы Сәидә Шәфыйкова.

Игелекле йөрәкләр» волонтерлар төркеме җитәкчесе Лариса Орлова хәбәр иткәнчә, Түбән Кама мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында мастер-класслар 2023 елдан бирле үткәрелә. «Яшьләргә патриотик тәрбия бирү өчен яхшы үрнәк күрсәтү, солдатларыбызга ярдәм итү, файдалы эшләр башкару мөһим», - диде ул.

Фото: Надежда Баһаветдинова.
Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз