Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама торак төзелеше буенча 2025 ел планын 57 процентка арттырып үтәгән
2025 елның 8 августына шәһәрдә файдалануга тапшырылган торак күләме 94 мең кв. м тәшкил иткән, бу 60 мең кв. м дәрәҗәсендә билгеләнгән еллык планлы күрсәткечтән шактый артып китә. Шулай итеп, планның үтәлеше 157 процентка җитте. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Мондый югары нәтиҗәләрне Түбән Каманың биш елга якын күргәне юк иде, диелгән хәбәрдә.
Хәзерге вакытта Түбән Камада 11 күп фатирлы йорт төзелә. Шул ук вакытта аларның 8е югары әзерлек стадиясендә, бу объектларны тиз арада тапшыру турында ышаныч белән сөйләргә мөмкинлек бирә. Тагын 2 күп фатирлы йорт уртача әзерлек дәрәҗәсенә ия, ә бер йорт төзелешнең башлангыч этабында.
Торак төзелешенең югары темплары шәһәрнең актив үсеш алуын һәм анда яшәүчеләрне һәм инвесторларны җәлеп итүчәнлеген күрсәтә. Торак төзелеше проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итү, шәһәрнең социаль-икътисади үсешендә уңай динамиканы саклап, күп кенә гаиләләрне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз