news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама театрының баш режиссеры Лилия Әхмәтова Казан театр училищесында курс җыя

Түбән Кама театрының баш режиссеры Лилия Әхмәтова Казан театр училищесында курс җыя
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали/ архив

Түбән Кама театрының баш режиссеры Лилия Әхмәтова Казан театр училищесында курс җыя.

«Мин Түбән Кама һәм Минзәлә театрлары өчен актерлар укытачакмын. Безнең 10 бюджет урыны бар», – диде Лилия Әхмәтова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Лилия Әхмәтова үзе белән эшләргә педагог итеп Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗановны чакырган.

Казан театр училищесы сайтында хәбәр ителгәнчә, кабул итү комиссиясе 2 июньнән эшли башлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot