Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама театрына яңа баш режиссёр билгеләнәчәк
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрына яңа баш режиссёр кую турында сүз бара – бу вазифага режиссер, Фәрит Бикчәнтәев укучысы Лилия Әхмәтова куелырга мөмкин.
«Эшләсеннәр яшьләр! Лилияне үзем сайладым, сөйләшүләр булды, ул сөйләшүләр күптән бара иде инде. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкмаса, килер дип көтәбез», диде театр директоры Рөстәм Галиев.
Театр 9 сентябрьдә «Гөргөри кызын бирә» спектакле белән яңа сезонын ача. «Без традиция буенча Туфан абыйның туган ягында – Кама Тамагында август аенда сезонны ачып кайтабыз. Ә биредә стационардагы ачылыш була инде», диде Рөстәм Галиев.
- Лилия Әхмәтова Әлмәт шәһәрендә туа. 2009 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлык бүлеген (курс җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев) тәмамлый.
- Лилия Әхмәтова — бүгенге көндә актив иҗат иткән бердәнбер татар хатын-кыз режиссёры. Камал, Тинчурин, Чаллы, Әтнә, Түбән Кама, Буа һ.б. театрларында спектакльләр чыгарган.
- Шушы көннәрдә Кариев театрына яңа директор – Илнур Гайниев куелды. Ул 4 ел Минзәлә театрын җитәкләгән иде. Минзәлә театрына яңа директор Фаяз Хизбуллин билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз