Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама театры Туфан Миңнуллинның туган авылында яңа сезонын ачты
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры үзенең 35нче юбилей сезонын Туфан Миңнуллинның туган ягында - Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында язучыга багышланган театраль тамаша белән башлап җибәрде. Үз сезонын Туфан Миңнуллин районында башлавы - Түбән Кама театрының традициясе.
Түбән Кама театрының тамашачылары арасында бу юлы драматурглар да бар иде. Чөнки шимбә көнне Түбән Кама районында Туфан Миңнуллин исемендәге драматурглар семинары башланачак.
"Өч тапкыр бу семинар Биектау районында узды, бу юлы без аны Туфан аганың туган ягында уздырырга булдык. Бу Түбән Кама театры җитәкчесе Рөстәм Галиев идеясе иде һәм ул идея миңа бик ошады", - диде Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла авыл халкын сәламләп.
Ул заманында каләмдәшләре белән шушы авылга килеп Туфан Миңнуллин ихатасында мунча салып йөрүен искә алды. "Туфан аганың кечкенә тракторы бар иде. Ул аның белән артка чигенә белми иде. Ул тормышта да чигенә белмәде", – дип шаярту катыш сөйләде Ркаил Зәйдулла.
Түбән Кама театры тамашасы Туфан Миңнуллиннын моннан 35 ел элек әлеге театрда куелган "Ак тәүбә, кара тәүбә" комедиясеннән өзек белән башланды. Артистлар Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган "Нәгыймә" спектакленнән өзек күрсәтте. Әсәр Чыңгыз Айтматовның әнисе - татар хатыны Нәгыймәгә багышланган.
Драматурглар семинары буген районның Куйбышев затоны бистәсендә ачыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз