Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама театры милли драматургия театр фестиваль-бәйгесен башлап җибәрә
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры «Заман кыңгыравы» милли драматургия театр фестиваль-бәйгесен башлап җибәрә.
«Без «Заман кыңгыравы» бөтенроссия милли драматургия театр фестиваль-бәйгесенә 13 театр коллективын кабул итәчәкбез. Өч мәйданчыкта - Түбән Кама халык иҗат йортында, ТЮЗда һәм безнең театр сәхнәсендә 6 көн дәвамында тамашачыга 14 спектакль күрсәтеләчәк», диде театр директоры Гүзәл Мөбәрәкшина фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә.
Театр коллективлары Башкортстаннан, Йошкар-Оладан, Оренбургтан, Нукус шәһәреннән, шулай ук, Казан белән Чаллыдан киләчәк.
«Безнең театрга Туфан Миңнуллин исеме бирелгәч, бу исемнең зур мәртәбә булуын аңлап, аны аклау өчен шушы фестивальне оештыру өстендә эшли башладык. Әмма төрле сәбәпләр белән, шул исәптән, ковид аркасында да ул кичектерелә килде. Аннары без аны Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына оештырырбыз дип уйладык», дип сөйләде озак еллар театрны җитәкләгән Рөстәм Галиев.
«Туфан Миңнуллин – заманның зур драматургы. Ул заманны тотты, театрлар Туфан әсәрләре белән яшәде дисәк бер дә ялгыш булмас. Туфан чоры, Туфан заманы булды. Театр драматургик әсәр белән шаулый башлый – шуңа да шушы исемне алдык», дип дәвам итте ул.
«Заман кыңгыравы» милли драматургия театр фестиваль-бәйгесендә жюри тарафыннан лауреатлар да билгеләнәчәк. Аларга акчалата призлар да тапшырылачак.
- Фестиваль 13 октябрь дә башлана һәм 18 октябрьгә кадәр барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз