news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама театры коллективына баш режиссер итеп Лилия Әхмәтова тәкъдим ителде

Түбән Кама театры коллективына баш режиссер итеп Лилия Әхмәтова тәкъдим ителде
фото: Рамил Гали/архив

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театрына баш режиссер билгеләнде. Бу вазифа Лилия Әхмәтовага тапшырылды.

Театр директоры Рөстәм Галиев кичә «Гөргөри кызын бирә» спектакле белән театрның яңа сезоны ачылганнан соң тамашачыга һәм коллективка Лилия Әхмәтованы яңа режиссер буларак тәкъдим итте.

«Баш режиссёр булып билгеләнү ул эшнең яртысы гына. Үзеңнең очраклы рәвештә сайланмаганыңны исбатлау – монысы зур хезмәт, матур эш. Мин шушы биеклекләргә, матурлыкларга менәргә тырышырбыз дип вәгъдә бирәм», диде Лилия тамашачы алдында. Ул Рөстәм Галиевка ышынычы өчен рәхмәт әйтте.

Лилия Әхмәтова әлегә алдагы бөтен планнары белән бүлешмәде. Шулай да 2025 елда Гаяз Исхакыйның «Көз» повесте буенча спектакль куярга теләвен әйтте. 2024 елның азагына кадәр театрның чакырылган режиссерлар белән планлаштырылган эшләре бар. Яңа баш режиссер театрның репертуарын һәм коллективны өйрәнәчәк, артистлар белән тренинглар да үткәрергә өметләнә.

  • Лилия Әхмәтова Әлмәт шәһәрендә туа. 2009 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлык бүлеген (курс җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев) тәмамлый.
  • Лилия Әхмәтова — бүгенге көндә актив иҗат иткән бердәнбер татар хатын-кыз режиссёры. Камал, Тинчурин, Чаллы, Әтнә, Түбән Кама, Буа һ.б. театрларында спектакльләр чыгарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100