news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама театры Илгиз Зәйниевның «Бәби» пьесасын куя башлаган

Түбән Кама театры Илгиз Зәйниевның «Бәби» пьесасын куя башлаган
Түбән Кама театрының матбугат үзәге

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры Илгиз Зәйниевның «Бәби» спектаклен сәхнәләштерә.

«Театрыбызда яңа читка. «Бәби» исемле яңа спектакльгә әзерлек башланды. Режиссёр – Дамир Самерханов», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Илгиз Зәйниевның «Бәби» музыкаль спектакле 2008 елда Камал театрында куелып, 2013 елга кадәр репертуарда иде.

Хәзерге вакытта ул «Дитя» исеме белән Казан ТЮЗында бара. Аны Илгиз Зәйниев үзе куйган. Пьеса шулай ук Казахстанның уйгур театрында куелган.

  • Хуҗасыз йортта көн күрүче урам этләре һәм мәчеләр үз ояларында ташландык кеше баласына тап була – әсәр шулай башлана.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100