news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама театры Алматы шәһәрендә «Таң вакыты» спектаклен күрсәтәчәк

Түбән Кама театры Алматы шәһәрендә «Таң вакыты» спектаклен күрсәтәчәк
Рәмис Нәҗмиев, Түбән Кама театры

Бүген Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры Үзәк Азия илләренең VIII Халыкара театр фестивалендә катнаша.

«Бүген коллективның бер өлеше Алматы шәһәренә иҗади сәфәр белән юлга чыкты. Театрыбыз артистлары Мохтар Әүэзов исемендәге Казах милли драма театры сәхнәсендә режиссер Туфан Имаметдинов куелышындагы «Таң вакыты» спектаклен тәкъдим итә», дип хәбәр итә театр.

Спектакль 2 ноябрь көнне күрсәтелә.

  • «Таң вакыты» спектакле Сәгыйть Рәмиевнең шул исемдәге шигыре буенча куелган. Спектакльнең режиссеры — Туфан Имаметдинов.
  • Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Россиянең кече шәһәрләре театрлары» федераль проекты ярдәмендә куелды.
  • «Таң вакыты» спектакле биш номинациядә «Алтын битлек» премиясе номинанты. «Алтын битлек» театр премиясе номинанты буларак, режиссер Туфан Имаметдинов, рәссам Лилия Имаметдинова, яктылык көйләүче Илшат Сәяхов, әлеге моноспектакльдә катнашкан театр артисты Алмаз Хөсәенов билгеләнгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100