news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама театры Туфан Миңнуллинның туган авылында аның спектаклен күрсәтте

Түбән Кама театры Туфан Миңнуллинның туган авылында аның спектаклен күрсәтте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллинның 90 еллыгы уңаеннан Түбән Кама татар дәүләт театры «Əниләр һәм бәбиләр» спектаклен күрсәтте.

Спектакльне тамашачылар белән бергә Туфан Миңнуллин исемендәге драматурглар семинарына катнашучылар да карады.

Спектакль алдыннан драматурглар Туфан Миңнуллинны искә алдылар. «Минем укытучым һәм иң зур драматург — Туфан Миңнуллин. Чөнки ул минем мохитемә иң якын кеше. Ул мине беркайчан да укытмаса да, мин аның әсәрләрен укып барган кеше. Безнең буын барыбыз да аның балалары», – дип сөйләде Мансур Гыйләҗев.

«Без Туфан абый әсәрләре буенча куелган спектакльләрне карап үстек, хәзер дә карап яшибез. Чөнки аның Татарстанда куелган спектакльләре Башкортстанда да куелды. Ике халык арасындагы дуслык күпере театр аша ныгый. Сездәге яхшы әсәрләр бездә куела, бездәге яхшы әсәрләр Казанда куела. Алар безне тәрбияли, акыл бирә», – диде Уфадан семинарга килгән шагыйрә, драматург Халисә Мөдәррисова.

Спектакль алдыннан шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Дания Нәгыйм, драматург Хәбир Ибраһим, шагыйрә, драматург Илсөяр Иксанова, драматург Рәдиф Сәгъди һ.б. чыгыш ясады.

Дания Нәгыйм Олы Мәрәтхуҗа авылы клубы мөдире Айрат Кадыйровка ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды.

  • Туфан Миңнуллинның «Əниләр һәм бәбиләр» спектаклен Түбән Кама театрында режиссер Рамил Фазлыев куйган.
news_right_1
news_right_2
news_bot