news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсының көмеш призеры булды

Түбән Кама «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсының көмеш призеры булды
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

Гаилә елына багышланган «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсында Түбән Кама районы мактаулы икенче урынны яулады. Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча узды. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ хәбәр итә.

Конкурста 35 муниципаль берәмлек катнашты, алар үзләренең гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм казанышларын күрсәтте. Эксперт комиссиясе үзешчән коллективларның һәм артистларның чыгышларына бәя бирде. Традицион гаилә кыйммәтләре һәм патриотлык конкурсның төп темалары иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot