news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама Татарстанның иң уңайлы шәһәрләре исемлегенә керде

Түбән Кама Татарстанның иң уңайлы шәһәрләре исемлегенә керде
Фото: «Нижнекамскнефтехим» матбугат хезмәте

Түбән Кама шәһәр мохите сыйфаты индексы рейтингында Татарстанның зур шәһәрләре арасында икенче урынны алды. Россия Төзелеш министрлыгы рейтингы 2024 ел нәтиҗәләре буенча торак пунктларның уңайлылык һәм үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Бу хакта шәһәр мэры Рамил Муллин Телеграм-каналында хәбәр итте.

Бу РФ Төзелеш министрлыгы экспертлары тарафыннан администрация һәм зур сәнәгать предприятиеләре, шул исәптән СИБУР компаниясе эшенә югары бәя.

«Һәрьяклы үсеш буенча уртак программаларыбыз нәтиҗәсендә бер ел эчендә без 27 баллга үстек һәм мөмкин булган 360 баллның 242сен җыйдык. Бу безнең юллар, йортлар, ишегаллары, яшелләндерү, шәһәрне тулаем төзекләндерү», – дип язды Рамил Муллин.

2024 елда индексны исәпләүдә 1116 шәһәр катнашкан. 6 категориянең һәркайсы (торак, яшелләндерелгән киңлекләр, социаль-ял итү инфраструктурасы, урам-юл челтәре, иҗтимагый-эшлекле инфраструктура һәм гомумшәһәр киңлеге) 6 критерий – иминлек, уңайлылык, экологик яктан чиста булу, тәңгәллек һәм төрлелек, заманчалык һәм актуальлек, идарә итүнең нәтиҗәлелеге буенча бәяләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot