Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама Якутиядә Федераль Сабантуйда Татарстан исеменнән мәдәни программа тәкъдим итә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
14 июньдә Якутскида федераль – 25нче юбилей Сабан туе узачак. Быел оештыру ролен Түбән Кама ала - шәһәр Татарстан исеменнән мәдәни программа тәкъдим итәчәк. Чарага әзерлек Түбән Камада атналык эшлекле киңәшмәнең төп темаларының берсе булды. Эшләрнең барышы турында Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев сөйләде.
Аның сүзләренчә, шәһәрдән делегация Якутиягә ай ярым элек үк киткән һәм милли ишегалды төзегән. Хәзер әзерлек дәвам итә -Түбән Кама республикадан җаваплы оештыручы булып тора.
«Без Якутск мэры Евгений Николаевич белән даими элемтәдә, ике арада җылы, эшлекле мөнәсәбәтләр урнашты. Чараны Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкли. Якын көннәрдә ул Якутиягә китә», - диде Радмир Беляев.
Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев катнашыр, дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз