news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама Татарстанда урып-җыюны тәмамлаган икенче район булды

Түбән Кама Татарстанда урып-җыюны тәмамлаган икенче район булды
Фото: ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте

Түбән Кама районы да урып-җыю кампаниясен төгәлләде. Шулай итеп ул Аксубай районыннан соң бөртеклеләр уңышын тулысынча җыеп алган икенче район булды. Бу хакта район җитәкчесе Радмир Беляев җитәкчеләр белән планеркада хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, 19 мең гектардан 70 мең тонна ашлык җыелган. «Уртача уңыш – гектардан 36,2 центнер», - дип билгеләп үтте ул.

Радмир Беляев Ринат Мотыйгуллин җитәкчелегендәге «Союз-агро» РПК «Прикамский» коллективына аерым рәхмәт белдерде. Нәкъ менә шушы хуҗалык 10 910 тонна ашлык суктырып, беренче булып урып-җыюны төгәлләде.

«Барлык авыл халкын урып-җыю кампаниясе тәмамлану белән чын күңелдән котлыйм! Агрономнар һәм инженерларга, комбайнчыларга һәм механизаторларга, бригадирларга һәм ток хезмәткәрләренә рәхмәт», – ди район җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot