news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсында җиңү яулады

Түбән Кама «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсында «Беренче категорияле торак пунктлар» номинациясендә җиңү яулады. Бу хакта шәһәр мэры Рамил Муллин Телеграм-каналында хәбәр итте. https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова шул хакта яза.

«Бу җиңү — горурлык өчен сәбәп һәм алга барырга зур мотивация. Без күп нәрсә эшләдек инде, әмма алда безне тагын да күбрәк эш көтә», — дип яза шәһәр башлыгы.

Моннан тыш, «Әйбәт» торак идарәче компаниясе (элек «ПЖКХ-17») күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча иң яхшы оешма дип танылды.

«Шәһәр иминлеге өчен хезмәт куйган һәркемгә: төзүчеләргә, юл төзүчеләргә, көн саен чисталык һәм тәртип саклаучыларга, матур урыннар булдыручыларга һәм уңайлылык турында кайгыртучыларга рәхмәт. Сезнең битараф булмавыгыз безгә алга барырга һәм яңа проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә», — дип мөрәҗәгать итте Рамил Муллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100