Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама татар дәүләт драма театры Казанга 4 спектакль алып килә
Түбән Кама татар дәүләт драма театры Казанга 4 спектакль алып килә. «Казанга килү безнең өчен һәрвакыт җаваплы. Гастрольләр театрның 35 еллыгына багышлана. Камал театры сәхнәсендә уйныйбыз дигән шатлык булса, икенче яктан борчылу да бар – бу җаваплылык», – диде театр директоры Рөстәм Галиев Казан гастрольләренә багышлап «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Гастрольләр 12-15 февраль көннәрендә уза. Театр 12 февральдә 13.00 сәгатьтә - «Московский» мәдәни үзәгендә, 13 февральдә 11.00, 13.00 сәгатьләрдә Гайдар исемендәге Яшьләр үзәгендә Ркаил Зәйдулла песасы буенча куелган «Нәгыймә» драматик хикәясен күрсәтә.
14, 15 февральдә Камал театрында 13.00 сәгатьтә Лев Толстойның «Холстомер» әсәре буенча куелган «Алаша» драмасы, 14 февральдә 19.00 сәгатьтә «Сүнгән йолдызлар», 15 февральдә «Гөргөри кызын бирә» спектакльләре була.
Рөстәм Галиев «Гөргөри кызын бирә» пьесасының Түбән Кама театры өчен махсус язылуын әйтте. «Бу Зәй ягы керәшеннәренә багышланган әсәр. Мин инде куярга әзерләнгән идем. Анатолий Богатырев Гөргөрине уйнарга тиеш иде. Шулвакыт укытучым Марсель Сәлимҗанов шалтыратып пьесаны куярга рөхсәт сорады. Күңелсез булып китсә дә, бирдем», – дип әсәр тарихын сөйләде ул.
Байтак еллардан соң Түбән Кама театры «Гөргөри кияүләре» спектакленә әйләнеп кайткан һәм Рөстәм Галиев әйтүенчә, ул театрда гөрләп бара.
«Без Казан тамашачысына шушы спектакльләрне бик шатланып алып киләбез. «Алаша» спектакленә без озак килдек һәм уңышлы килеп чыкты. Тамашачы килеп карасын иде. Безнең спектакльәрнең үзенчәлекле нокталары бар», – диде театр артисты Рафил Зәйнуллин.
«Нәгыймә» спектакле Чыңгыз Айтматовның әнисе турында. Язучының һәр әсәрендә әнисе чагылыш тапкан. Без шушы чагылышларны бер әсәрдә тупладык», диде актриса Гүзәл Шәмәрдәнова. Тамашачы Гүзәлне шулай ук, «Гөргөри кызын бирә», «Сүнгән йолдызлар» һәм «Алаша» спектакльләрендә дә күрә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз