news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама табибы грипп йоктырмас өчен киңәшләр бирде

Түбән Камада грипп сезонында авыручылар саны артуы күзәтелә. Түбән Кама районы Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рита Медведева эшлекле дүшәмбедә авыруны профилактикалау буенча киңәшләр бирде.

«Чир йоктырмас өчен күмәк чараларга йөрүдән тыелырга киңәш ителә. Шулай ук җәмәгать урыннарында һәм халык күп җыелган урыннарда битлек кияргә кирәк. Профилактик препаратлар кабул итәргә кирәк — С витамины, вируска каршы дару, күп итеп эчемлек эчәргә», - диде белгеч.

Район башлыгы Рамил Муллин сәнәгать предприятиеләреннән һәм бюджет учреждениеләреннән санитар-эпидемия режимын үтәргә таләп итте.

«Шәһәрнең дәвалау учреждениеләрендә барлык чараларны да дәвам итәбез, шулай ук көчәйтәбез. Бүгенге көндә грипп буенча вакцинация тәмамланды, ә яңа коронавирус инфекциясе буенча дәвам итә», - дип хәбәр итте медик.

Муллин күпме кеше вакцинацияләнгән һәм персоналлардан кемнәр авыруы буенча хисап әзерләргә, шулай ук Роспотребнадзор белән берлектә халыкка аңлату эше оештырырга кушты.

«Хәзер гриппның шундый агрессив формасы бара. Бик күп кеше 40 градуска якын температура белән авырый. Хәзер авыруларның күмәк чоры, ул өзлегүгә китерергә мөмкин. Безгә вакцинациягә басым ясарга кирәк. Әгәр вакцинациянең нәтиҗәлелеге исбатланган икән, без аны үткәрергә тиеш. Хәзер табибларга бик зур йөкләнеш, шулай ук халык тарафыннан шикаятьләр күрәбез», - диде Муллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100