news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама табибы бәкедә коену алдыннан әзерлек кагыйдәләре турында сөйләде

Түбән Кама табибы бәкедә коену алдыннан әзерлек кагыйдәләре турында сөйләде
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

19 гыйнвар көнне православие динен тотучылар Качману (Крещение) бәйрәмен билгеләп үтә. Күп кенә түбәнкамалылар, традиция буенча, купель һәм бәкегә чумачак. Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең баш табиб урынбасары Дарья Войман бәкегә чумар алдыннан әзерлек һәм иминлек кагыйдәләре турында сөйләде.

Йөкле хатын-кызларга һәм балаларга, шулай ук гайморит, отит, ишемия, гипертония, аритмия, шикәр диабеты һәм башка кискен хроник авырулар күзәтелгәннәргә чумарга ярамый. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Сәламәтлекләре бозлы суга чумарга мөмкинлек биргән кешеләргә моны ач килеш эшләргә ярамаганын истә тотарга кирәк. Шуңа күрә энергия алмашын көчәйтү өчен коенырга берничә сәгать кала ашарга киңәш ителә.

Табиб шулай ук үпкә авырулары булган кешеләр өчен суга чуму пневмония белән тәмамланырга мөмкин, дип тә өстәде. Ул шулай ук баш миендәге кан тамырлары кысылмасын өчен, баш белән суга чуммаска киңәш итә.

«Мин суга чумганчы кан басымын үлчәргә киңәш итәм. Шулай ук шунда ук чишенмәскә кирәк. Башта өске киемнәрен салырга, аннары билгә кадәр чишенергә, соңгы чиратта аяклар салкынга күнексен өчен, карда бераз йөрергә кирәк. Аннары мускулларны җылытырга: куллар, аяклар белән эшләргә, иелергә, хәтта урында йөгерергә кирәк. Исегезгә төшерәм, суда бер минуттан да артык торырга ярамый», - дип киңәш итә Дарья Войман.

Чумганнан соң, табиб сөлге белән яхшылап сөртенергә киңәш итә. Баш киеме, аннары коры кием, җылы оекбаш һәм уңайлы аяк киеме кияргә кирәк. Кар белән сөртенергә ярамый. Коенганнан соң, актив хәрәкәтләнергә һәм кайнар эчемлек эчәргә кирәк, ләкин алкоголь түгел. Белгеч сүзләренчә, спиртлы эчемлекләр гипотермия алу куркынычын арттыра.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100