Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама табиблары махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм тапшырды
Түбән Кама медицина учреждениеләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю өчен көчләрен берләштерде. Беренчел кирәк-яраклар, дару препаратлары һәм бәйләү материалларын үз эченә алган йөк алга таба медицина хезмәте хәрбиләренә китерү өчен волонтерларга тапшырылды. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Якын арада гуманитар конвой Ясиновая районындагы кыр госпитальләренә барып җитәчәк, анда Татарстаннан 20дән артык медицина хезмәткәре хезмәт итә, шул исәптән Түбән Кама белгечләре дә. Алар хәрби хәрәкәтләр шартларында хәрби хезмәткәрләргә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтә.
Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Зилә Хисмәтова шәһәрнең барлык медицина оешмаларына ярдәм җыюда актив катнашулары һәм махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә даими ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз