news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама табиблары Бөек Ватан сугышы ветеранының өенә барып медицина тикшерүе уздыра

Түбән Кама табиблары Бөек Ватан сугышы ветеранының өенә барып медицина тикшерүе уздыра
Фото: https://nkamsk-rt.ru/

Түбән Камада үзәк район хастаханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары, ветераннарның тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып медицина тикшерүе уздыра. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова хәбәр итә.

Ике поликлиникага 12 сугыш ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераннарының 82 тол хатыны һәм 234 тыл хезмәтчәне беркетелгән.

Медицина хезмәткәрләре аларның һәрберсенең өенә килеп, тикшерү үткәрә, кардиограмма төшерә һәм анализ өчен кан ала.

Киләсе этапта ветераннар янына оториноларинголог, хирург, офтальмолог һәм невролог кебек табиб-белгечләр бригадасы килә. Медицина хезмәткәрләре килү турында алдан ук телефон аша кисәтәләр.

Тест нәтиҗәләре участок терапевтларына килә, алар кабат тикшерү үткәрәләр. Кирәк булса, пациентны Түбән Кама Үзәк медицина хастаханәсенең стационар бүлегенә дәваланырга җибәрәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100