news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама студентлары хәрбиләр өчен беләзекләр үрә башлаган

Түбән Кама Агросәнәгать көллиятендә хәрбиләр өчен беләзекләр үрә торган остаханә эшли, дип хәбәр итә НТР.

Түбән Кама студенты яшьтәшләренә беләзек үрүнең нечкәлекләре турында аңлаткан. Башта бу эшне ул үзе үзләштергән, хәзер башкаларны өйрәтә. Беренче карашка, гади генә бау кебек, тик ул һәр хәрбинең кесәсендә булырга тиешле әйбер, дип аңлата ул.

Әлеге беләзек ярдәмендә жгут салырга, носилкалар ясарга, кер киптерергә мөмкин.

Башта беләзекләрне берничә кеше үреп караган. Тора-бара башка студентлар да кызыксынган. Хәзер әлеге эшкә 75 егет һәм кыз җәлеп ителгән. Алар арасында туганнары махсус операциядә катнашучылар да бар.

Беләзек үрүдә укытучылар да катнаша. Әлеге эшкә Агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге филиалы студентлары да кушылган. Атна ахырына йөзгә якын беләзек үреп бетерәчәкләр. Аларны Химиклар проспектындагы 72 б адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырачаклар. Студентларның тагын бер хыяллары бар – мичләр ясый башлау, дип хәбәр итә НТР.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100