Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама студентлары «Россиянең яшь стратеглары» конкурсында җиңү яулады
Экспертлар түбәнкамалыларның проектын «Минем төбәкнең тотрыклы социаль-икътисади үсеше стратегиясе» номинациясендә иң яхшысы дип таныды. Түбән Кама политехника көллияте студентлары Данис Гобәйдуллин һәм Ника Куприянова «Россиянең яшь стратеглары» VI Бөтенроссия конкурсында беренче урынны алды. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.
Конкурс үз шәһәрләре, районнары һәм җирлекләре үсешенә өлеш кертергә теләгән яшь талантларга ярдәм итүне максат итеп куя. Анда студентлар, мәктәп укучылары, яшь галимнәр һәм белгечләр катнаша.
Данис Гобәйдуллин һәм Ника Куприянова эксперт судына үзләре эшләгән экоавыл проектын тәкъдим итте. Презентациядә конкурсантлар милли киемнәрдән чыгыш ясады.
Экспертлар түбәнкамалыларның проектын «Минем төбәкнең тотрыклы социаль-икътисади үсеше стратегиясе» номинациясендә иң яхшысы дип таныды. Бу җиңү Данис белән Никага белемнәрен дәвам итәргә ярдәм итәчәк: I дәрәҗә дипломнар һәм бүләкләрдән тыш, алар югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар алачак.
Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы Санкт-Петербургта узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз