news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама студентлары диплом эшләре өчен бүләк алды

Түбән Камада муниципаль район башлыгы премиясенә үткәрелгән конкурска йомгак ясадылар. Барлыгы Түбән Каманың сигез урта һәм югары уку йортларын тәмамлаучы 39 студент гариза биргән. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.

Алар жюри хөкеменә үзләренең диплом эшләрен техник һәм гуманитар фәннәр буенча ике категориядә тәкъдим иттеләр. Тантаналы чара Түбән Кама химия-технология институтында узды.

Эшләр компетентлы жюри тарафыннан бәяләнде. Тәкъдим ителгән эшләрнең тематикасы — медицинадан алып нефть-газ химиясе производствосына кадәр иде.

Жюри 14 җиңүчене билгеләде. Барысы да дипломнар һәм акчалата премияләр алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot