news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама спортчысы җиңел атлетика буенча ярышларда шәхси рекорд куйды

Түбән Кама спортчысы җиңел атлетика буенча ярышларда шәхси рекорд куйды
Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Ульяновск шәһәрендә 23 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге старт алды. Ярышларның беренче көнендә 29 иң көчле ир-ат 60 метрлы дистанциядә катнашты, алар арасында «Нефтехимик» спорт клубы вәкиле Семен Манаков та бар иде.

Финал йөгерешендә Түбән Кама спортчысы бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Шулай ук шәхси рекорды – 7,67 секунд һәм шуның белән 1 урын алды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Аның нәтиҗәсе халыкара класслы спорт мастеры нормативыннан артып китә һәм хәзерге вакытта Европа рейтингында 23 яшькә кадәрге ир-атлар арасында 3нче нәтиҗәне күрсәтә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot