Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама Ширәмәт авыл советының элеккеге депутаты 100 яшен билгеләп үтте

Түбән Каманың Ширәмәт авылында яшәүче Мария Жуковага 100 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов килде. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ хәбәр итә.
Юбиляр күп балалы гаиләдә туган. Аның әтисе Бөек Ватан сугышы вакытында хәбәрсез югалган. Ә ул гомер буе Ширәмәт тегү фабрикасында тегү цехы мастеры булып эшли. Моннан тыш, Мария Жукова Ширәмәт авыл советы депутаты вазифасын биләгән.
«Мария Дмитриевнага сәламәтлек, күтәренке рух, җан тынычлыгы, иминлек телибез!» — дип билгеләп үтте Альфред Нигъмәтҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз