Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама сәнәгать зонасында каучук бүлеп чыгару цехында янгын чыккан
Бүген 14.38 сәгатьтә янгын сагының 101 номеры буенча Түбән Кама сәнәгать зонасында каучук бүлеп чыгару цехы бинасында янгын чыгуы турында хәбәр алынды.
Урынга тиз арада янгын сүндерүчеләр килеп, янгынны сүндерергә керешкән. Цех бинасыннан 72 кеше үзе чыккан. Якынча мәгълүмат буенча зыян күрүчеләр юк. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Түбән Кама Нефтехим» вәкиле мәгълүматы буенча, предприятиенең янгын сүндерү хезмәте берничә дистә метр мәйданда янгынны локализацияләгән. Хәзерге вакытта янгын сүндерү эше дәвам итә.
Янгын нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Предприятие хезмәткәрләренең һәм шәһәр халкының гомеренә һәм сәламәтлеге куркыныч янамый. Предприятие штат режимында эшли, янгын сәбәпләре ачыклау буенча тикшерү башланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз