news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама шәһәренең туган көнен билгеләп үттеләр

Түбән Кама шәһәренең туган көнен билгеләп үттеләр
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Каманың туган көне уңаеннан Халык иҗаты йортында тантаналы чара узды. Бәйрәмдә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин да катнашты.

Сәхнәдә җирле бию коллективлары һәм артистлар чыгыш ясады, ә түбәнкамалылар бүләкләргә лаек булды. Гадәттәгечә, югары һөнәри осталыклары һәм үз вазыйфаларын намуслы башкарганнары өчен шәһәр һәм районның иң яхшы җитәкчеләре, предприятие башлыклары һәм хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре, табиблар Рәхмәт хатлары алды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Кайчандыр бу җиргә беренче төзүчеләр алып килгән энтузиазм безнең шәһәрне шундый матур итәргә булышты. Түбән Кама һәрвакыт җитәкчеләр белән бәхетле һәм мин бүген зур комбинатның рулендә торучыларга хөрмәт белдерәм. Без булганны кадерләргә тиеш. Шәһәребез чәчәк атсын өчен, барысын да эшләргә кирәк», - диде Рамил Муллин.

Чара Түбән Кама төзелеше турында фильм белән ачылды. Беренче төзүче, Татарстан АССРның атказанган төзүчесе, Түбән Каманың мактаулы гражданины Кәрим Вәлиуллин истәлекләреннән күренгәнчә, беренче төзүчеләр бик авыр көнкүреш шартлары кичергән дигән нәтиҗә ясарга була. 1960 ел ахыры аның өчен тормыш язмышын үзгәрткән вакыт булуын искә төшерде. 

Концерт яшь энтузиаст-төзүчеләр биюе, туган шәһәр турында җырлар һәм шигырьләр белән дәвам итте. Шулай ук түбәнкамалыларга үз шәһәрләренә төрле телләрдә мәхәббәтләрен белдергән ролик күрсәтелде.

Моннан тыш, Түбән Кама шәһәр Советы карары белән, шәһәр үсешенә керткән шәхси өлешләре өчен Мактаулы гражданин исеме РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинга һәм хезмәт ветераны Роберт Шәмгуновка бирелде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100