news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама шәһәренең бер ишегалдында машина янган

Бүген Түбән Кама шәһәрендә Шинников урамындагы йортларның берсенең ишегалдында автомобиль (чит ил машинасы) яна башлаган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә «Татар-информ»га сөйләүләренчә, янгын машинаның капоты астында башланган.

Бәхеткә, янгын сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot