news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама шәһәренең «Апуш» балалар китапханәсе 55 еллыгын билгеләп үтте

Түбән Кама шәһәренең «Апуш» балалар китапханәсе 55 еллыгын билгеләп үтте. Китапханәне бәйрәме белән тәбрикләргә аның күпсанлы укучылары, язучылар, мәдәният хезмәткәрләре, җитәкчеләр килгән иде.

Кичәдә китапханәнең башлангыч чорын, заман белән бергә барган үзгәрешләрне искә алдылар. Китапханә 5 ел элек яңартылган, заманча бинага күчкән. Мисал өчен, 2015 елда ул «Елның иң яхшы китапханәсе» исеменә лаек булган. Бу хакта «Көмеш кыңгырау» сайтында хәбәр ителә.

Китапханәне котларга Түбән Кама шәһәренең Мәдәният бүлеге башлыгы Гүзәл Мөбәрәкшина да килгән иде. «Бүгенге көндә китапханәдә бик кызыклы проектлар эшли. Без гаджетларны китап белән бәйләү юлларын эзлибез», - дип сөйләде ул.

Юбилей уңаеннан китапханә хезмәткәрләренә мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Өлкәннәр китапханәсе җитәкчесе Анфиса Фәйзетдинова балалар өчен 55 китап бүләк итте. Китапханәне Кызлар мәктәбе вәкилләре, Аксакаллар шурасы да тәбрикләде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100